8 нче март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбызның гүзәл затлары өчен район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты фойесында "Каз өмәсе" темасына Бөтенроссия этнопленэр-симпозиум кысаларында күренекле рәссамнар иҗат иткән картиналар, районыбыз остабикәләре кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән башланып китте. Кунакларны Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары гармун моңнары белән каршы алды.
Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен бәйрәм балаларның җыр-биюләре, мәдәният йорты үзешчәннәре һәм кунакларыбызның җыр-бүләкләре белән үрелеп барды.
Котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Хуҗин чыгыш ясады. Бәйрәм барысы да хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Бүген бәйрәм концерты һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк итте.