атарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергәлектә делегация катнашты. Районыбызда уңышлы гына эшләп килүче "Агромастер" һәм "Август-агротехнологияләр" компанияләре үз продукцияләрен «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә тәкъдим итте.

Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы идарәләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Район башлыгы үзенең социаль челтәр битләрендә хәбәр иткәнчә, Авыл хуҗалыгы буенча районнар рейтингында Мөслим районы 8 позициягә күтәрелеп республикада алтынчы урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International