Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләрен «иминият взносларын ничек киметергә» темасы буенча вебинарга чакыра, ул 2023 елның 06 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.
Вебинар спикерлары Идарә хезмәткәрләре: юридик затларга салым салу бүлеге начальнигы Хәмидуллина Эльмира Тәфкил кызы, юридик затларга салым салу бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Шәйхетдинова Рушания Акрамовна.
Вебинарда салым салуның һәр системасы өчен ачык мисаллар белән түләнгән иминият взносларына салымны ничек киметергә; салымны киметүне ничек дөрес рәсмиләштерергә; 2023 елда исәпләнгән суммалар турында хәбәрнамәне тутыруның дөреслеге турында сөйләячәкләр.
Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/bfb2ab3a-af7b-4ff5-9c31-50eb76e5fefa) һәм ачылган биттә «катнашачакмын» басыгыз һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачу һәм «вебинарга күчү»төймәсенә басыгыз. Узган вебинарның язмасы шул ук сылтама буенча булачак