Биектауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Биектауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

Чемпионатны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, Халыкара билбау көрәше федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин катнашты.

Турнир 1 марттан 3 мартка кадәр дәвам итте. Ярышларда республиканың 15 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 140ка якын спортчы катнашты. Спортчылар ирекле һәм классик стильдә көрәштеләр.

Мөслим муниципаль районыннан дүрт спортчы катнашты: Фазлыев Илшат, Салихов Илнар, Хәлиуллин Наил, Хафизов Рүзәл. Шулардан Фазлыев Илшат 62 кг авырлык категориясендә һәм Салихов Илнар 100 кг авырлык категориясендә мактаулы 3 урынны алды 👏 👏
Җиңүләре белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, күбрәккә омтылырга, һәрвакыт бәхетле һәм уңышлы булырга телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International