2023 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Казанда «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге остазларының I слеты оештырылды.
Чара мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт учреждениеләре базасында хәрәкәтнең клублары (беренчел бүлекләре) эшчәнлеген үстерү өчен җаваплы остазлар командаларын формалаштыруга юнәлдерелгән. Слетта безнең районнан «Мизгел» яшьләр үзәге, мәдәният һәм мәгариф бүлеге белгечләреннән торган делегация дә катнаша.