Коймак квесты

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Май чабуның төп атрибуты булып түгәрәк коймак тора.          Шул уңайдан музей хезмәткәрләре Мөслим политехник техникумы студентлары өчен "Коймак квесты" дип исемләнгән чара үткәрделәр.Квестта катнашучылар бәйрәмнең тарихы,кануннары,милли уеннары буенча үз көчләрен сынап карадылар.Чара ахырында студентлар, бәйрәмнең символы булган коймак белән авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International