21 февраль көнне "Яшьлек" спорт сараенда өлкәннәр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ветераннар советының күчмә кубогына" бильярд буенча турнир узды.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты, ул бильярд сөюче өлкәннәребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ярышларда уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре:
1. Шамсияхметов Фәнис;
2. Ризванов Рамил;
3. Гараев Нил.
Җиңүчеләр Мөслим районы пенсия фонды бүлеге бүләкләре һәм ветераннар советының грамоталары һәм күчмә кубогы белән бүләкләнде