Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында XXXIII спартакиада ярышлары дәвам итә.
5 февраль көнне "Тамчы" йөзү бассейнында йөзү ярышы һәм универсаль спорт залда өстәл теннисы һәм канат тарту ярышы булып узды.
Ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә.
Йөзү буенча җиңүчеләр:
1. Сети командасы;
2. Мәктәпләр җыелма командасы;
3. Үзәк шифаханә командасы.
Канат тарту буенча җиңүчеләр:
1. Совет һәм Исполком командасы;
2. Үзәк шифаханә командасы;
3. Мәктәпләр җыелма командасы.
Өстәл теннисы буенча җиңүчеләр:
1. Үзәк шифаханә командасы;
2. Мәктәпләр җыелма командасы;
3. Сети командасы.
Җиңүче командаларыбызны котлыйбыз