4 февраль көнне Мөслимнең универсаль спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр арасында XXXIII Спартакиада ярышларының официаль ачу тантанасы узды. Спартакиада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров Ильшат Римас улының рапорт бирүе белән башланды. Шулай ук тантана барышында ГТО нормативлары тапшырган яшь спортчыларга ГТО значоклары тапшырылды. Ярышлар башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Хуҗин спорт сөючеләргә уңышлар теләде. Беренче уен көне хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше, бадминтон һәм ир-атлар арасында таяк тарту ярышлары белән башланып китте.
Уенның нәтиҗәсе буенча түбәндәге урыннар бирелде.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше:
1.Үзәк шифаханә командасы;
2. Электр Һәм инженерлык челтәрләре командалары;
3. Баллар бакчалары командасы.
Ир-атлар арасында кул көрәше буенча:
1.Мәктәпләр җыелма командасы;
2.МВД командасы;
3.Туган Як командасы.
Бадминтон ярышлары буенча нәтиҗәләр:
1.Үзәк шифаханә командасы;
2. Август командасы;
3. Мәктәпләр җыелма командасы.
Таяк тарту буенча җиңүчеләр:
1. Август командасы;
2. Үзәк шифаханә командасы;
3. Туган Як командасы.