ТР Мәдәният министырлыгын йомгаклау коллегиясе

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды, анда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт бирелде.

Утырыш барышында 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, ТРның федераль программаларда катнашуы һәм «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре билгеләнде, 2023 елга эшчәнлек перспективалары һәм бурычлары, яңа мәдәни проектлар билгеләнде.

Казан ЭКСПОда  мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең, шулай ук ТРның иң яхшы мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Үзәк китапханә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире-Магалимова Эльвира Дамир кызы "Перспектива" номинациясендә җиңү яулады һәм ТР Президентыннан 30 мең сумлык сертификат алды. Мөслим үзәк китапханәсе "Район яшь шагыйрьләр фестивале" гранты белән җиңеп, ТР Президентыннан 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International