Авыл җирлекләрендә 2022 нче елга йомгак ясау дәвам итә.

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Авыл җирлекләрендә 2022 нче елга йомгак ясау дәвам итә.
16 гыйнварда Түбән Табын, Мәллә-Тамак, 18 гыйнвар – Баек, Иске Карамалы, 20 гыйнвар көнне Әмәкәй һәм Октябрь җирлекләрендә хисап җыеннары узды.

Җыеннарда Альберт Хуҗин белән берлектә район хакимиятеннән вәкилләр, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Җирлек башлыклары 2022 нче елда башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотты. Киләчәккә планнар турында сөйләде.

Барлык авыл җирлекләре дә үзара салым программасы ярдәмендә бихисап эшләр башкара. Шулай да Әмәкәй җирлеген үзара салым программасын уңышлы кулланучылар буларак аерып үтү кирәктер. Нәкъ шул ярдәм белән Әмәкәй авыл җирлеге күп еллар Әлмәт авылы халкын борчыган мәсьәләне хәл итә алды. Яңа су скважинасы казылды,су кермәгән урамнарга су сузылып йортларга тоташтырылды. Бу зур эш авыл халкының бердәмлеген тагы да ныгайтты. Җирлек алдында Әмәкәй авылы су системасын төзекләндерү бурычы тора.
 

Район башлыгы авыл халкын Альберт Хуҗин районда булган яңалыклар, эшләр торышы белән таныштырып үтте. Киләчәккә эш планнары белән уртаклашты.

Җыеннарга халык бердәм йөри. Елдан ел сораулар кими бара, бу инде җирлектә халык белән җирлек башлыкларының аңлашып эшләвенең уңай нәтиҗәсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International