Мөслим районында солдат Илмир Монасыйпов белән хушлаштылар.

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Мөслим районы Ватан каршындагы изге бурычын үтәгәндә сугыш кырында һәлак булган, рядовой Монасыйпов Илмир Инсаф улын соңгы юлга озатты.

Батыр солдат белән хушлашырга туганнары һәм якыннары гына түгел, йөзләгән кеше килгән иде. Район башлыгы - Альберт Хуҗин, ТР Дәүләт Советы депутаты - Альберт  Хәбибуллин, ТР  Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары, Гвардия хәрби часте  вәкиле, дуслары, райондашлары биредә булды.

РФ Президенты Указы белән рядовой Илмир Монасыйповка үлгәннән соң Батырлык ордены бирелде.

«Батыр сугышчы-Монасыйпов Илмир Инсаф улы, кабул ителгән антка тугрылыклы калып, халкыбызны яклап, һәлак булды.

Монасыйпов Илмир Инсаф улы 1992 елның 17 мартында Мөслим районы Ташлыяр авылында туа. 2010 елда Михайловка урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнә, милли көрәш буенча район һәм республика ярышларында катнаша. Район данын яклап, призлы урыннар яулый. 2011 елда Сарман аграр көллиятен тәмамлап, электрогазосварщик һәм шофер һөнәрләрен үзләштерә.

2011 елдан 2012 елга кадәр Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби хезмәт уза. Хәрби хезмәттән кайткач, Яр Чаллы шәһәренә эшкә урнаша. Соңрак Мәскәү һәм Симферополь шәһәрләренә китеп эшли. 2022 елның маенда Россия Хәрби Көчләре составында контракт нигезендә хезмәткә китә.

Илмир Инсаф улы үзенең хәрби бурычын үтәгәндә 2022 елның 7 июнендә батырларча һәлак була.

Россия бүгенге көндә җитди сынаулар алдында тора, һәм Украина территориясендә Россия гаскәрләре тарафыннан үткәрелә торган махсус операция - бу, барыннан да элек, безнең дөньяны яклау. Без Ватаныбызны һәм Россия халкын яклап, милләтчелек белән көрәшкән, сугышчыларның батырлыкларын һәм казанышларын һәрвакыт истә тотачакбыз. Без хәзер анда булган һәм үз хәрби бурычларын үтәгән егет-кызларга рәхмәт белдерәбез.

 Илмир Инсаф улы, якташыбыз, тормыш юлы белән бүгенге көннең генә түгел, Россиянең һәм Татарстан Республикасының киләчәк буынының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кыю көрәште.

Аның тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора.

Хөрмәтле Инсаф Әбүзәр улы, Фәридә Дамир кызы, Дамир Инсаф улы!

Бүген Сезнең йөрәк әрнүләрегезне җиңеләйтеп булмый. Кирәкле сүзләр табу да бик авыр. Без Сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Илмир Инсаф улы - Россия һәм Мөслим районының горурлыгы.

Рәхмәт сезгә, Инсаф Әбүзәр улы һәм Фәридә Дамир кызы, сез үз Ватаныгызның лаеклы улы, илебезнең чын патриоты тәрбияләдегез. Без улыгыз белән горурланабыз. Аның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак.

Батырыбызга мәңгелек истәлек!»,- дип ассызыклап узды район башлыгы үз чыгышында.

Саубуллашу чарасы барлык хәрби хөрмәтләр һәм һавага традицион залп белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International