Мөслим район үзәге мәктәпләре волонтерлары һәм укучылары өчен «Татар милли ризыклары пешерү серләре» дигән мастер-класс узды.

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Татар милли ризыклары пешерү серләре»дигән мастер-класс үткәрделәр. Мөслим район үзәге мәктәпләренең волонтерлары һәм укучылары мастер-класска килгән кунаклар татар ашларының үзенчәлекләре белән таныштылар, «Токмач» һәм «Коймак»пешерү серләренә төшенделәр. 
Аш-су әзерләү алдыннан Эльмира Гамирова яшь катнашучыларга татар хуҗасының аерылгысыз атрибутын – алъяпкыч тәкъдим итте. Табынга бер генә әзерлек тә аннан башка узмый. Өлкән буын вәкилләре мастер-класска токмачны кулдан кисү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар җитәкчелегендә һәр теләгән кеше үзе дә сыйлап, токмач кисеп карый алды. Яңа кулинарлар үз куллары белән пешергән ризыкларны татып карадылар һәм чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International