"Матурлыкны күрергә өйрәнәбез!” исемле информация сәгате

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Белгәнебезчә, 2022 ел - Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Мирасыбыз  турында истә тоту мөһим, чөнки Россия — бик күп милләтле ил.Һәр милләтнең  үзенең сәнгате, гореф-гадәтләре бар. Күп кенә төбәкләрнең халык кәсепләре бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле, ә күбесе-Россиянең символлары. Шул уңайдан Метрәй авылы китапханәчесе 6-8 сыйныф укучылары өчен " Матурлыкны күрергә өйрәнәбез!” исемле информация сәгате уздырды. Бу чарада укучылар татар халкының мәдәнияте, сәнгате,  гореф-гадәтләре белән таныштылар. Укучылар, тәкъдим ителгән материалларны кызыксынып карадылар һәм тыңладылар , әңгәмәдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International