Китапханә сәгате “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары”

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов. Ул – XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы, классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе.Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Метрәй авылы  китапханәчесе  6 – 8 нче сыйныф укучылары өчен  “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары “ исемле китапханә сәгате үткәрде.Чарада укучылар язучының тормыш юлы , иҗаты белән таныштылар, һәм , ахырда, барлык укучылар да китапханәдән китап алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International