18 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә биш тапкыр катнашкан Камалов Ирек Тимергали улы катнашында «Яшен капкалар» дип исемләнгән портрет кичәсе узды.

2022 елның 18 феврале, җомга

18 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә биш тапкыр катнашкан Камалов Ирек Тимергали улы катнашында «Яшен капкалар» дип исемләнгән портрет кичәсе узды. Бу чарада лицейның 5 сыйныф укучылары катнашты. Ирек Тимергалиевич балаларга сугыш авырлыкларын, сугыш кырында үткәрелгән тормыш турында сөйләде. Хикәя төрле атрибутлар һәм артефактлар, хәрби кирәк-яраклар, шулай ук кайнар нокталардан язган солдат хатлары белән тулыландырылды. Балалар краповый беретларның тарихын, нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеген, аларны ничек алырга кирәклеген белделәр. Чара ахырында Ирек Тимергалиевич балаларга Калашников автоматының ничек эшләнүен күрсәтте һәм аның үрнәгендә балалар әлеге автоматны сүтеп-җыюда көч сынашты. Балаларга кичә бик ошады, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм сөйләүчене тырышып тыңладылар. Балалар китапханәсе һәм укучылар исеменнән без Камалова И.Т. рәхмәтебезне белдерәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International