Бүген 2022 нче елның 18 нче февралендә Мөслим лицее базасында Сыйныф сәгате булып узды, анда үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре балалар өчен 23 нче февральгә багышланган "Мәңгелек хәтер"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде.

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген 2022 нче елның 18 нче февралендә Мөслим лицее базасында Сыйныф сәгате булып узды, анда үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре балалар өчен 23 нче февральгә багышланган "Мәңгелек хәтер"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Бу сыйныф сәгатендә шулай ук Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган презентация дә күрсәтелде. Шулай ук балаларны бөек шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы һәм шигырьләре белән таныштырдылар. Моабит дәфтәрләре, әсирлектә язылган шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде. Чара ахырында балаларга шагыйрьнең шигырьләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International