Сессиянең тантаналы өлешендә бүләкләнүчеләр:
1. ТР сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен язучы, Язучылар берлеге әгъзасы Садриев Фоат Миннәхмәт улы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән;
2. ТР социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Иҗтимагый совет рәисе Солтанов Рушат Җәүдәт улы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән;
3. Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен 8 бала әнисе Кинарская Светлана Проталионовна Татарстан Республикасынын “Ана даны- Материнская слава” медале белән;
4. Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм Республикада җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәхит улы ТР Президенты “Рәхмәт сүзе” белән;
5. ТР Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Кәримов Илнур Нәгыйм улы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән;
6. ТР Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Михайловка авыл җирлеге башлыгы Исламов Роберт Хөҗҗәт улы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән;
7. ТР Мөслим муниципаль районында социаль көнкүрешне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Җаббаров Илшат Римас улы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән;
8. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР финанс системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Мөслим муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Бубекова Наилә Әсләхетдин кызы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән;
9. Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен һәм тууына 65 яшь тулу уңаеннан Хөсәенов Хәмзә Миннулла улы Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән;
10. Муниципаль берәмлекләр оешма, предприятиелары арасында Яңа ел бизәлеше Республикакүләм бәйгедә 3 нче урынны алган өчен Шуган авыл җирлеге башлыгы Басорина Альбина Юныс кызы Республика конкурс комиссиясе дипломы белән бүләкләнде.