Мөслим лицее укучылары Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуның 33 еллыгына багышланган митингта катнаштылар

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бүген 8, 10нчы сыйныф укучылары һәм лицейның яшь юнармиячеләре Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуның 33 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. Укучылар үзидарәсе президенты Рәфгать Әхмәдиев яшь юнармиячеләр исеменнән чыгыш ясады. Катнашучылар Әфган сугышында вафат булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International