БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

1 февральдә 2022 елда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Имтиханнарда катнашу өчен агымдагы елның 67 чыгарылыш укучысы теркәлгән.

Рус теле буенча БДИ урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри фән. Аның нәтиҗәләре югары уку йортына теләсә кайсы юнәлешенә керү өчен кирәк. Шуңа күрә рус теленнән барлык 67 укучы да БДИ тапшырырга планлаштыра.

Икенче мәҗбүри фән, математика, 2022 елда кабат база һәм профиль дәрәҗәләрендә үткәрелә. Профильле имтиханны 34 чыгарылыш сыйныф укучысы, база дәрәҗәсендәге 33 укучы сайлаган.

Җәмгыять белеме иң популяр фән булып кала, аны быел 28 укучы тапшырырга ниятли. Популярлык буенча икенче предмет булып физика тора. Аны районның белем бирү оешмаларын тәмамлаган 20 кеше сайлап алды. 11 укучы химия һәм биология фәненнән БДИ тапшыруга теркәлгән. 9 кеше тарих, 5 – Инглиз теле, 2-информатиканы, берәр катнашучы география һәм әдәбият буенча БДИ тапшырырга ниятли.

Агымдагы елның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да БДИны төп чорда – 26 майдан 2 июльгә кадәр тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International