15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Буген совет гаскәрләрен әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тула. Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребезне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары да, 9 ел да 51 көн дәвам иткән әфган сугышы да онытылмас.
Бүген сугышчан һәм хезмәт даны мемориал комплексында әфганчылар катнашында тантаналы митинг узды. Әфганчыларга башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хузин җылы теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Шулай ук чарада Әфганстанга берьюлы өч улын озаткан ана, Филис, Фаяз, Гаяз Исмәгыйлевләрнең әнисе Флүсә Исмәгыйлева да катнашты. Флүсә апа «Балалар, бик рәхәт заманда яшисез, безнең чорда байлар да ашамаган ризыкларны ашыйсыз, теләгән киемегезне киясез, берүк шуңа шокер итегез, кадерен белеп яшәгез. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын!»-дип килгән кунакларга мөрәҗәгать итте. 
Әфганчылар хәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң, делегация интернациональ хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең туган авылларына юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International