“Әти-әнием белән кичке ял”

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе гомуми белем бирү мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә тора. 11 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1,2,3 нче сыйныфы укучылары әти-әниләре белән “Әти-әнием белән кичке ял” проект кысаларында сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышырга килделәр. Кунаклар өчен сәнгать мәктәбе укытучылары мастер-класслар үткәрделәр, актлар залында “Мирас” төркеме җырларын тыңладылар, бик күп конкурсларда катнашып, лауреат исеме алган Розанна Зиганшина домрада уйнап күрсәтте. Әлеге чарадансың сәнгать мәктәбенә укучылар укырга килү теләген белдерделәр, аларны киләсе уку елына көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International