“Мөслим кызы, Мөслим егете” проекты кысаларында “Үзәк китапханә” хезмәткәре Г.Тукай исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен Мөслим районыннан чыккан һәм бүгенге көндә танылган артистлар, җырчылар белән танышу максатыннан “Җырлы – моңлы Мөслимем” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада укучылар театр артистлары, эстрада җырчыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, җырларын тыңладылар. Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Мөслимем, Мөслимем син бәллүр бишегем...” дигән җырны укучылар бик яратып тыңладылар. Чара укучыларда якташларыбыз өчен горурлык хисе уятты.