Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Замандаш" халык театры Яңа Карамалы авыл клубы тамашачыларына Д.Салиховның «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясен тәкъдим итте. Әсәрнең төп герое - Микүләй дәдәйнең (рольне башкара - Илнур Каримов) бөерендә, янәсе, рентген снимогында бриллиантка әйләнгән таш күренгән.