Конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләү

2022 елның 14 гыйнвары, җомга
2021-2022нче уку елының 3нче чирегенә старт бирелде. Чирек башы белән Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен тантаналы чара оештырылды. 2нче чирек дәвамында төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларга мәктәп директоры Айгөл Фәттахова диплом-грамоталар тапшырды. Фортепиано һәм халык уен кораллары бүлекләрендә укучы 20гә якын бала Халыкара, Россия һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, лауреат һәм дипломант исемнәре яулаган. Аларның укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Румия Деникаева, Филюзә Шәрипова, Алеся Латыпова, Розалия Хәбибуллиналарга конкурсларны оештыручылар исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International