Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуны ачыклау

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бөтен ил өчен алкогольне кичке 23 сәгатьтән иртәнге 8 сәгатькә кадәр тыю дигән кагыйдә гамәлдә. РФ кайбер субъектларында хәмерне сатып алу рөхсәт ителми торган вакыт аралыгы арттырылган. Татарстан Республикасында бу 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр. Тик, кызганычка каршы, кайбер хуҗалык итүче субъектлар бу тыюны үтәми.

Иртәнге сәгать 10га кадәр кибеттәге алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату факты Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече тарафыннан ачыкланган административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булды.

Алкогольле продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга алкогольле продукцияне конфискацияләү белән егерме меңнән кырык мең сумга кадәр, юридик затларга – йөз меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр, алкогольле продукцияне конфискацияләү белән яки аннан башка гына административ штраф салуга китерә. «Ау» сатканнан соң, сатучыларның гамәлдәге законнарны бозу теләге югалыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International