Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы белән!

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле Мөслим районы прокуратурасы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы белән котлыйм!
Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый иреген, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауның сыйфаты сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә законнар үтәлешен күзәтәсез, хокук саклау органнары эшен координацияләәсез, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне профилактикалауны тәэмин итәсез, район халкының хокукый культурасын күтәрәсез.
Бүген прокуратура органнарында югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек һәм шәхси батырлык төп тормыш шартлары булып кала.
Сезнең белемнәрегез, һөнәри сыйфатларыгыз киләчәктә дә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законлылыкның өстенлеген тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телим!

Хөрмәт белән, 
Башкарма комитет җитәкчесе Хуҗин А. Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International