Бүген Альберт Хузин җитәкчелегендә традицион дүшәмбе киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәме, яллары чорында структураларның эшчәнлеге буенча чыгышлар ясалды.
Агымдагы атнага 5 максат:
1. Вакцинацияне дәвам итү;
2. Урам утларына игътибар;
3. Янгын куркынычсызлыгына игътибарны арттыру;
4. Юлларны кышкы карап тотуга игътибар;
5. Юл йөрү куркынычсызлыгына игътибар.
Яңа вазыйфага билгеләнү
Рифгат Абдуллин – “Аргамак” ат спорты мәктәбе директоры;
Лилия Хузина – Метрәй башлангыч гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
Мөслим һәм Тойгелде авыл җирлекләре - җирле үзидарәләр арасында үткәрелгән Республика смотр-конкурсында катнашып җиңүче дип билгеләнделәр һәм Шевроле Нива машинасы белән бүләкләнделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хузин бәйрәм чараларын оештырган, аларда катнашкан, иминлекне саклаган, Яңа ел бизәлешенә кушылган һәрбер кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Узган 2021нче елны уңышлы гына тәмамладык, алдыбызга 2022 нче елда да бергә матур, тырыш хезмәт куярга, районыбызның тотрыклылыгын сакларга һәм үстерергә максат куям,- дип ассызыклап узды ул.