"Кыш Бабай кубогы"на волейбол ярышы.

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы бәйрәм яллары спорт чараларына бай булды. 7 гыйнвар көнне Мөслимнең универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында "Кыш Бабай кубогы"на волейбол ярышы узды. Волейбол ярышы Яшьлек спорт залында һәм политехника техникумында барды. Ярышта барлыгы 11 команда катнашты. 
Кыш бабай кубогына уздырылган ярышны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин да катнашты. Ул спорт сөюче егетләребезгә уңышлар теләде. 
Көн дәвамында барган ярышның җиңүчеләре:
- Система Сервис (Әлмәт);
- Сок Юность (Мөслим);
- Илтранс (Мөслим).
Җиңүче командалар, иң яхшы уенчылар "Яшьлек ССК" грамоталары, медальләре, кубогы һәм иганәче Руслан Мирас улы ярдәме белән алынган призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International