6 гыйнвар көнне, Мөслимнең универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды🏐. Кыш Бабай призына үткәрелгән киеренке ярышта урыннар түбәндәгечә булды:🎅🏻🏆
1 урын Сарман командасы (Илексаз авылы);
2 урын СОК "Юность" командасы;
3 урын МПТ (Мөслим) командасы.
Җиңүче командалар "Яшьлек ССК" грамоталары, медальләре һәм кубое белән бүләкләнделәр.
Спортчы кызларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт тормышында уңышлар теләп калабыз.