Республиканың Яңа ел чыршысы бәйрәмендә катнашу өчен районнан иң яхшы укучылар сайлап алынды. Делегация составына спорт, мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкәннәр, уку алдынгылары, балалар хәрәкәте активистлары, республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, республика, бөтенроссия күләмендә төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр керде. Алар 25 декабрь көнне "Баскет-холл»да бәйрәм чарасында катнаштылар.