"Имин юллар буйлап имин дөньяга" рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

"Имин юллар буйлап имин дөньяга" рәсем конкурсына 23 нче декабрь көнне нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Барлыгы конкурска 74 рәсем кабул ителде. Шулар арасында конкурсның шартларына туры килгэннэре сайлап алынды һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә чакырылды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү фондының Сарман һәм Мөслим бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдикова укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде, грамота һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International