Күпләгән, берсеннән-берсе шук, берсеннән-берсе мут Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, Санта Клаус, 2022 ел символы – тигр, барсыда бүген үзәк чыршы янына җыйналды.
Район үзәгендә узган ярминкә кунакларын мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән шундый матур бүләк көтте. Яңа ел геройларын мөслимлеләр бик җылы каршы алды.
Көн суыграк булса да, Кыш бабай белән Кар кызларына кызу булды. Алар биеп-җырлап яшел чыршы тирәли әйләнделәр, райондашларыбызга бәйрәм котлауларын җиткерделәр.
Бәйрәм рухын арттырган, һәммәбезгә яхшы кәеф бүләк иткән мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә һәм бүлек җитәкчесе Ирек Салихҗановка зур рәхмәтебезне белдерәбез! Яңа ел аллары белән Сезне! Имин еллар насыйп булсын!