Күбәк урта мәктәбе. Кроссвордның туган көне. Шушы көн кысаларында Иске Карамалы авылы мәдәният йорты методисты, ата-аналар комитеты әгъзасы Маликова С. М. башлангыч сыйныф укучылары белән (2 һәм 4 сыйныф) "Мавыктыргыч кроссвордлар" темасына чара үткәрде

2021 елның 24 декабре, җомга

Һәр ел саен егерме беренче декабрьдә бөтен дөньяда кроссвордның туган көне билгеләп үтелә. Рәсми версия буенча, 1913 нче елның 21 нче декабрендә дөньяда беренче кроссворд бастырыла һәм бөтен дөньяда бик тиз популярлык казана. Күп кенә танылган кешеләр: Юрий Никулин, Константин Циолковский, Константин Станиславский, француз җырчысы Мирей Матье кроссвордлар чишүне яраткан. Кроссвордлар кругозорны киңәйтә  һәм хәтерне яхшырта, кайберләре  ассоциатив фикерләүне үстерә. Бүгенге тормышыбызны кроссвордсыз күз алдына китерү кыен. Алар бөтен җирдә: журналларда, газеталарда, телевидениедә, хәтта чайнвордлар, Италия, Скандинавия һәм инглиз кроссвордларын чишү буенча чемпионатлар үткәрелә. Шушы көн кысаларында Иске Карамалы авылы мәдәният йорты методисты, ата-аналар комитеты әгъзасы Маликова С. М. башлангыч сыйныф укучылары белән (2 һәм 4 сыйныф) "Мавыктыргыч кроссвордлар" темасына чара үткәрде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International