Яңа елга багышланган онлайн тамаша

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе
Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яңа елга багышланган тамаша күрсәтте. Театр сәнгате бүлеге укучылары (укытучылары Ләйсән Замалова) әзерләгән театральләштерелгән күренеш башка бүлек укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашада мультфильм һәм башка кинолардан әсәрләр, җырлар яңгырады. Пандемиягә бәйле вәзгыять таләпләре буенча әлеге концерт тамашачыларга онлайн форматта күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International