Бүген Альберт Хузин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприяте җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмә тәбрикләүләр белән башланып китте:
- «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле "Традицияләр" исемле үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашып “Халык музыкасы” номинациясында Гран-при яулады (2 млн сумлык грант отты) һәм Диплом белән бүләкләнде Ансамбльның җитәкчесе Фәнис Абдуллин.
- Лилия Хабибуллина Мәгариф идарәсенең җитәкчесе итеп билгеләнде.
Чыгышлар:
Альберт Хузин авыручылар арасында балаларның күп булуына борчуларын белдереп, тагын бер кат барыгызны да сакланырга, вируска җиңел карамаска чакырам дип ассызыклап үтте. Яңа ел бәйрәменә әзерлек, юл, тротуарлар торышы мәсьәләләренә тукталды.
Альберт Хузин башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафаэль Демидовның вазыйфаларын башкарудан туктавын хәбәр итте.
Мөслим муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Рафаэль Демидовны район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләде. Аңа яңа эшендә уңышлар теләде.