"Әдәбиятның язгы җиле" китапханә сәгате-презентация.

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Югары Табын авылы китапханәсендә Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган  "Әдәбиятның язгы җиле" исемле китапханә сәгате-презентация үтте. Түбән Табын мәктәбе укучылары шагыйрь, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе К.Нәҗминең тормыш юлы белән таныштылар. Җырларын, шигырьләрен тыңладылар, "Язгы җилләр" романы буенча төшерелгән фильмны карадылар. Балалар чарада файдалы һәм кызыклы мәгълүмат тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International