“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда куптеллелекне саклап калуга юнәлтелгән проектлар һәм чараларны тормышка ашыруда мәдәният учреждениеләренә ярдәм иту” дигән проект буенча 500 мең сумлык акчалата грантка ия булдык

2021 елның 17 декабре, җомга
Агымдагы уку елында Мөслим сәнгать мәктәбе тагын бер грант отты. Халык уен кораллары булеге укытучылары Дилбәр Салихҗанова һәм Рәйсә Харисова “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда куптеллелекне саклап калуга юнәлтелгән проектлар һәм чараларны тормышка ашыруда мәдәният учреждениеләренә ярдәм иту” дигән проект буенча 500 мең сумлык акчалата грантка ия булды. Әлеге грант ярдәмендә шушы көннәрдә халык уен кораллары булегенә яңа 4 балалайка һәм 4 домра кайтартылды. Шулай ук бу акчага домристлар һәм балалайкачылар ансамбльләренә костюмнар тегеләчәк. Әлеге инструментлар һәм костюмнар балаларыбызга дәрәҗәле конкурс-фестивальләрдә җиңугә ирешергә зур ярдәм булачак. Проект нәтиҗәсе булып, җәй айларында “Звонкие струны” дип исемләнгән халык уен коралларында уйнаучыларның районкуләм фестиваль-конкурсы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International