Мәгълүмат сәгате “Күпкырлы талант иясе.”

2021 елның 17 декабре, җомга

16 декабрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган чара узды. Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре Кашапова М.Р. һәм Магалимовэ Э.Д. өлкәннәр өчен “Күпкырлы талант иясе" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Мөҗәһит Заһит улы педагог, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, А.Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөслим районының Мактаулы гражданины, моннан тыш, күп кенә музыка коралларында уйнаучы музыкант буларак билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International