Салым хезмәте мәгълүматы

2021 елның 17 декабре, җомга

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Россия Федерациясендә исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» 22.05.2003 ел, № 54-ФЗ Федераль законга, ваклап сату базарларында, ярминкәләрдә һәм күргәзмә комплексларында контроль-касса техникасын кулланмау хокукын бирә торган ташламаны трансформация өлешендә төзәтмәләр кертелүе хакында хәбәр итә.

Күрсәтелгән төзәтмәләр бары тик бердәм авыл хуҗалыгы салымы (алга таба-ЕСХН) рәвешендә салым салу системасын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен генә, ваклап сату базарларында, ярминкәләрдә һәм сәүдә урыннары булган күргәзмә комплексларында (товарны саклау урыннарын да кертеп) контроль – касса техникасын куллану ташламаларын саклауны күздә тота.

Шул ук вакытта, № 54-ФЗ Федераль законның 2 статьясындагы 8.1 пункты нигезендә Ваклап сату базарларында, ярминкәләрдә һәм күргәзмә комплексларында, шулай ук сәүдә итү өчен бүлеп бирелгән башка территорияләрдә контроль-касса техникасын куллану хокукын бирә торган ташлама Россия Федерациясе законнары нигезендә идентификацияләү чаралары белән маркировкаланырга тиешле товарлар өчен исәп-хисапларны гамәлгә ашыручы оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга кагылмый.

(Алга таба-Кодекс) Россия Федерациясе Салым кодексының 346.2 статьясындагы 5 өлеше).

Салым түләүчеләргә Кодексның 346.3 статьясындагы 3 өлеше нигезендә календарь елыннан алдагы елның 31 декабренә кадәр салым органына тиешле белдерү кәгазе тапшырырга кирәк.

Шуңа бәйле рәвештә, әгәр дә сез ташламалар критерийларына эләксәгез, ЕСХННАН файдалану хокукына ия һәм төзәтмәләрдән файдаланырга җыенасыз, ягъни ЕСХНГА күчү буенча үз хокукыгызны сезгә 31.12.21 елдан да соңга калмыйча гамәлгә ашырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International