Мөслим муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Көн тәртибендә Мөслим муниципаль районы хезмәтләренең Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорына әзерлеге, Мөслим муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләләре каралды.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу куркынычы аеруча арта, практикада шартлаткыч, петарда һәм салют куллану белән бәйле травмалар алу очраклары да аз түгел.
Республикада 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр гадәттән тыш янгын куркынычы режимы кертелә. Салют һәм фейерверклар торак пунктлардан читтә махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә.
Сак булырга һәм бигерәктә балаларны мондый күңел ачулардан саклап калырга сорыйбыз. Бәйрәмнәр барыбыз өчен дә күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен дигән теләктә калабыз!