Бүген Мөслим лицееның “Асылташ” командасы “Шаян ТВ” каналында баручы “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында Кама тамагының “Аккош” командасы белән көч сынашып, җиңү яулады. Команда составында 8б укучылары Нуруллин Рәзил, Морзаханова Мәдинә, 8а сыйныфы укучысы Шакирова Алинә татар теле, татар әдәбияты, тарих фәннәре буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. Укучыларны, аларны әзерләүгә өлеш керткән укытучыларны һәм команда җитәкчесе Айнур Расыйховичны зур уңышлары белә котлыйбыз!