Татарстан омбудсмены һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

27 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Консультацияләр 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан омбудсмены аппаратында Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак. Шулай ук республика халкы үз сорауларын Skype ярдәмендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә дистанцион рәвештә бирә ала.

Консультация алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International