Тематик кичә «Батыр даны мәңгелек!»

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Шул уңайдан, Метрәй авылы китапханәчесе «Батыр даны мәңгелек! " дип исемләнгән, якташыбыз-Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның тормышына һәм батырлыгына багышланган  тематик кичә үткәрде. Чарада китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килүе, Ватан геройлары һәм аларның бүләкләре, Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләде, киң даирә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International