Мөслим муниципаль районы советының чираттагы утырышы булып узды. Сессияне Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары, Мөслим муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Мөслим муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында.
2. Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап органы рәисенең, Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт командировкаларына бәйле чыгымнарны каплау тәртибе һәм күләмнәре турында.
3. "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында.
4. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының "2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын раслау турында" 2009 елның 20 февралендәге 131 номерлы карарын гамәлдән чыгару турында.
5. Мөслим муниципаль районы территориясендә аренда хокукында инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
6. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның 2022 елга Фараз планын (программасын) раслау турында.
7. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Вәрәшбаш авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
8. «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Үрәзмәт авылы янында урнашкан «Август-Мөслим» ҖЧҖ сугару участогын төзү»объекты буенча территорияне планлаштыру проектын раслау турында.
Барлык мәсьәләләр дә муниципаль район Советы депутатларының бердәм тавыш бирү юлы белән кабул ителде.