Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Манзара” муниципаль проекты кысаларында, Республикабызның истәлекле урыннары, анда яшәүче халыкларның сәнгате, мәдәнияты белән танышу максатыннан, 25нче ноябрьдә Мәгариф бүлеге методисты Шәймарданова Н.Ә. җитәкчелегендә Мөслим районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлмәт татар дәүләт драма театрының эшчәнлеге белән таныштылар, А.Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен карадылар.