Мөслим лицеенда  Роза Хәбибуллинаның «Сиңа дигән җырым» әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклр бердәмлеге елы кысаларында, 24нче ноябрьдә Мөслим лицеенда РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роза Хәбибуллинаның «Сиңа дигән җырым» исемле әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды. Үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Кашапова язучының иҗатына күзәтү ясады, китаплары белән таныштырды. Әсәрнең эчтәлеге  буенча буктрейлер тәкъдим ителде. Укучылар әсәрдән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Музей хезмәткәре Йолдыз Зәкиева автор белән иҗади дуслыгы хакында сөйләде, әсәрдән өзек тәкъдим итте. Укучыларны кызыксындырган сорауларга китап авторы Роза Хәбибуллина җавапларны язма рәвештә юллаган һәм китап сючеләргә үзенең матур теләкләрен җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International