10-11 сентябрь көннәрендә татар эстрадасының яшь, талантлы җырчысы Рамил Закиров музыкаль клип төшерер өчен мөслимгә киләчәк.
31 август көнне Метрәй авылында район һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә "Сау бул җәй!" дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте. Бәйрәм кызыклы уеннарга, дәртле биюләргә, моңлы җырларга, кызыклы бүләкләргә бай булды.
27 август көнне Мари Бүләр авылы клубында китапханә белән берлектә "Бер күрешү- бер гомер" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Төрле авыллардан, шәһәрләрдән бик күп кунаклар кайтты. Кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.
2 сентябрь көнне Күбәк урта мәктәбе укучылары белән "Беслан - төзәлмәс яра" исеме астында чара узды. Бу көннәр турында презентация күрсәтелде, әңгәмә уздырылды.
Мәдәният учреждениеләренең сентябрь аена эш планы.
Бу көннәрдә Ростов шәһәрендә "Яшь аграриячеләр" Форумы эшен дәвам итә. Форумда "Мизгел" яшьләр үзәге белгече....
1 сентябрь – Белем көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.