"Карьера навигаторы"

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максаты белән төзелгән "Карьера навигаторы" муниципаль проекты кысаларында, Мөслим муниципаль районының белем бирү оешмаларында КНИТУ-КАИ югары уку йорты вәкилләр белән берлектә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Укучылар һәр факультет турындагы мәгълүмат белән таныштылар, брошюралар һәм листовкалар алдылар, кабул итү, студент тормышы һәм эш перспективалары турында үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International