Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гражданнарның урманнарга ирекле үтеп керүен чикләү өлешендә закон бозуларны булдырмау буенча актив эш алып барыла. Иң еш очрый торган бозулар булып коймалар, ясалма киртәләр урнаштыру юлы белән урман кишәрлекләрен киртәләү, урман һәм күл, буа буйларында законсыз йорт-корылмалар төзү тора.
Күрсәтелгән бозуларны үз вакытында ачыклау һәм булдырмау максатыннан Министрлык сайтында мондый фактлар буенча мөрәҗәгатьләрне урнаштыру мөмкинлеге эшләнгән.- «Халык инвентаризациясе» (Народная инвентаризация) өстәмә битендә.
https://minleshoz.tatarstan.ru/narodnaya-inventarizatsiya.htm